Тимер юл аша чыгу өчен поезд узганда кайчандыр яртышар сәгать автобуста утырган чаклар бар иде. Никадәр кадерле вакытлар исраф ителгән. Иске Зәйдән шәһәргә килгәнче, Чаллыга барып җитәрлек вакыт уза кайчак, эшкә йөрүчеләр тукталышка ике сәгать алдан чыгып баса иде. Ә башка юлаучылар өчен күпме проблема тудырды ул? Ниһаять, бу проблема хәл ителә: Икмәк кабул итү итү предриятиесе бистәсендә тимер юл аша чыгу урынында заманча күпер сафка басып килә. Казан, Яшел Үзәндәге кебек, зур күпер Зәйдә дә булачак.
- Бистәгә килеп урнашуыбызга ярты гасырдан артык вакыт үтте. Берүк йорт салмагыз, тимер юл аша күпер салачаклар, күченергә туры килмәгәе, дигәннәр иде биредә яшәүчеләр безгә килеп урнашканда. Йорт та салдык, балалар да үсеп таралашты, ниһаять, күпер проблемасы да хәл ителә, - дип искә ала Җиләк апа Ризванова.
Чыннан да, күпер төзелә, дигән имеш-мимешләр күп йөрде. Ул инде ахырда тормышка ашмастай хыял булып кала бирде. Районга яңа җитәкче килгәч, узган көз башында шәһәр территория-сен комплекслы үстерү, транспорт коммуникацияләрен арттыру, районыбыз шәһәр һәм авыллары арасында транспорт хәрәкәте оештыруны яхшыртуны күздә тоткан тимер юл аша чыгу проблемасы хәл ителә башлады. Бу масштаблы эш 750 миллион сумга төшәчәк. Шулкадәр зур сумма үзен аклаячакмы соң? Моның өчен күпер аша ничә машина узуы, аларның күпме туктап торуын исәпләү җитә.
Тимер юл аша тәүлегенә 15 мең машина уза. Алар 15 минут туктап торса, тәүлегенә 600 сәгать югала дигән сүз. Бер машина тәүлегенә уртача 10 мең сум акча эшли дип алсак, тимер юлда туктап торып, ул көненә - 1,5, елына исә 900 мең сум акча югалта. 15 мең машинага елына 328 миллион сум акча югала дигән сүз. Шикәр заводында сезон башлангач, чимал ташучы машина йөртүчеләрнең биредә вакыт югалтуы шактый кесәгә суга. Шул рәвешле, зур суммаларга төшеп сафка баскан күпер үзен ике-өч елда аклаячак.
Эш башлануның беренче көннәрендә без – журналистлар урында булдык. Бер елдан биредә 276 метр озынлыктагы 15 метрдан артык киңлектә, 9 метр биеклектә күпер сафка басачак, дип каршы алды безне төзүчеләр. Моңа ышанасы да килмәде.
-Шундый күперне моңа кадәр Яшел Үзәндә төзегән идек, сезнеке тагын да зуррак булачак. Киләсе елның октябренә тимер юл күперен файдалануга тапшырачакбыз, - ди әлеге төзелешне алып барган “Күперләр” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Габдрәшит Гыйбадуллин.
Бүгенге көндә тимер юл күперендә 50 проценттан артык эш башкарылган. Буш урынны биләп алган биниһая зур терәкләр, колонналар, монтажланган корылмалар әллә каян күренеп, үзенә җәлеп итеп тора, ә андагы эш барышы кырмыска оясын хәтерләтә.
Алнаш - Бөгелмә тимер юлы аша Зәйдә күпер төзү эше кызу темплар белән комплекслы башланып китте. Без биредә субайлар кагылганда, терәкләр ясалганда, регельләр куелганда, кыскасы, һәр мөһим эш барышын фотосурәткә төшереп, газетада яктыртып бардык. Болар бар да тарихта калачак.
Эш башында халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар тарафыннан тимер юл күперен салу өчен төзелешкә комачаулаган җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре күчерелде, Икмәк кабул итү предприятиесе ягыннан юл салынды, билгеле, бу эшләр әлеге оешмаларның үз хисабына башкарылды. Төзелеш башында субайлар кагу иң зур һәм күләмле эш булды. Чөй кагу гына түгел ул, җир куенына 14-17 метр озынлыкта субайлар утырту. Сменага 12 субай кагылып, төзелеш урынында барлыгы 360 субай урын алды. Алар өстенә бетон җәелеп, тимер-бетон терәгечләр урнаштырылды. Күккә ашкан дүртәр колоннадан торган 10 терәк сафка басты.Терәкләр арасы 28әр метр тәшкил итә. Ә тимер юл өстеннән узучы өлеше 33 метр киңлектә. Терәкләргә регельләр куелды, һәм башка эшләр башкарылды. Ярты ел эчендә буш урында зур, уникаль корылма пәйда булды.
Төзелештә алты дистә кеше хезмәт куя, алар арасында зәйлеләр дә бар, без алар белән аралашабыз, фикерләрен сорашабыз.
-Тарихка калачак әлеге күпер төзелешенә хезмәтем керүгә шатланам. Балаларым-оныкларыма мин төзегән күпер дип күкрәк сугып мактанырлыгым булачак, - ди Петр Чернов.
- Зәйлеләр подрядчы оешма төзүчеләреннән калышырга, үзләрен сынатырга тырышмый. Алар эшеннән без канәгать, баш инженер урынбасары Анатолий Путяшов – күп еллар “Гидромонтаж”да эшләгән, зур тәҗрибәгә, оештыру сәләтенә ия белгеч, шундыйлар белән үз вакытыннан алда, сыйфатлы күпернең сафка басуына ышаныч бар, - ди участок башлыгы Дамир Мөхәммәтханов.