Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә быел тормышка ашырылачак проектлар халык белән тикшерелде [+ФОТОЛАР]

Хәбәр иткәнебезчә, быел шәһәр күлен зур үзгәрешләр көтә. Район башлыгы бу уңайдан җәмәгатьчелек фикерен дә тыңларга кирәк дигән иде. Яшьләр үзәгендә узган “Шәһәр күленең һәм шарлавыклы буаларның бүгенгесе һәм киләчәге” проект семинары барышында күп кенә кызыклы тәкъдимнәр һәм фикерләр яңгырады.

Семинар эшендә Президент ярдәмчесе Наталия Фишман, җәмәгать оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр, яшьләр һәм теләгән һәркем катнашты. Семинар булу турында алдан игълан итү әлмәтлеләргә бирегә килеп үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек тудырды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов семинарга килүчеләрне шәһәр күле үсеше концепциясе белән таныштырды. Яңалыкларны сөйләшүгә килүчеләр алкышларга күмеп кабул итте. Һәрбер фикернең искә алыначагы да әйтелде. 
Кофе эчеп алганнан соң сүз шарлавыклы буаларга күчте. Башта биредәге күркәм яклар, истәлекле урыннар саналды, проблемалар күтәрелде, аннан шарлавыклы буалардан елның һәрбер фасылында да файдаланырга мөмкин булган тәкъдимнәр белдерелде Әлмәтлеләр биредә эскәмияләр булмауны, кече архитектура фор маларның азлыгын, этләр йөртер өчен махсус мәйданчык юклыгын һәм башкаларны җиткерделәр. Шулай ук аерым-аерым өстәлләргә утырган төркемнәр үзләренең проектлары белән чыгыш ясады. 
Мондый сөйләшү Наталия Фишманның күңеленә хуш килде Ул район башлыгы Айрат Хәйруллинга проектларның шулай ачыктан-ачык тикшерүгә куелганы өчен рәхмәтен җиткерде. Айрат Хәйруллин үзе дә моның кадәр фикер булыр дип уйламаган идем дип әйтеп куйды. Семинар киче сәгать унга кадәр барды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus