Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рауза һәм Миннур Фатыйховлар үз хуҗалыкларында унбиш баш терлек асрыйлар

Пенсия яшендә булуларына карамастан абзар тутырып терлек асраучылар да еш очрый авыл җирлекләрендә.

Күптән түгел безгә шундый хезмәт сөючән Фатыйховлар гаиләсе белән Иске Арыш авылында очрашырга туры килде. Миннур белән Раузаның 15 баш мөгезле эре терлек һәм 30 дан артык сарыклар үрчетүләре хакында ишеткәч аптырашта калдым. Юлдашым, район ветеринария службасы җитәкчесе Динар Сөләйманов үзенең хезмәт юлын шушы хуҗалыкта баш белгеч буларак башлаганга, алар белән яхшы ук таныш булып чыкты. Ул гаилә башлыгы Миннурның бар эшкә дә кулы ятуын, үзвакытында мәктәптә хезмәт фәне укытуын исенә төшереп алды. Ул еллардагы күмәк хуҗалыкның легендар җитәкчесе Сөләйман ага Хәмәдияров бу егеткә зур өметләр баглап, хәрби хезмәттән кайтуы белән бригадир итеп билгеләгән. Ләкин, егет үзе тракторга утырырга теләк белдергән. Гаилә корып җибәргәч хуҗалык җитәкчесе үзләренә менә дигән яхшы йорт бүләк иткән. Аның кайгыртучанлыгына матур җавап тота алар. Миннур озак еллар дәвамында тракторда эшли, ә Рауза терлекчелектә хезмәт куя. Соңгы елларда фермада инде икәү бергә хезмәт куеп лаеклы ялга чыгалар. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларында өч баш атлары, 6 сыерлары бар аларның. Кызы Гөлфия гаиләсе белән авылда яши, ике уллары да үз яннарында. Үзләреннән арткан сөтне хәзерләүчеләргә озаталар. Кайбер көннәрдә хәзерләүчеләргә 60 ар литр сөт саталар. Үзләренә дә сөте, мае, эремчеге, каймагы, катыгы да кала. Иткә бервакытта да тилмермиләр. Фатыйховлар гаиләсе бер елда гына да шәхси хуҗалык кесәсенә 207 мең сум акча керткән. Гаилә дә тук, илкүләм кризислар да артык куркытмый аларны.

 

Идрис Аметов.

Фото: magnitogorsk.chelyabinskaya-oblast.doski.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus