Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сугышлы мәктәбе укытучысы юбилеен билгеләп үтә

Тырышлыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, кешелеклелеге белән укучылары, ата-аналар һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә ирешкән укытучы ул. Сүзебез Сугышлы авылында туып үскән укытучы Фәридә Фәрид кызы Фасхетдинова турында. 
Яшьлегендә укытучы булырга хыялланмаса да, Фәридә Фәридовнаны нәсел җепләре мәктәп дөньясына тартып кертә. Сугышлы мәктәбе данын районда гына түгел, республика дәрәҗәсенә күтәргән, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рәзинә апа Солтанова һәркемгә таныш. Ә Фәридә Фәритовна аның өлкән кызы. Менә утыз елга якын ул укучыларга аң-белем бирә. Хәзерге вакытта ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, бала күңеленә татарлык рухы салу, әлеге максаттан төрле гамәл-чаралар оештыру эшләре белән мәшгуль. Менә шундый авыр, изге эшләрнең үзәгендә кайный ул. Фәридә Фәридовна һәр мәсьәләгә иҗади якын килүе белән дә аерылып тора. Концерт-кичәләрдә дә катнашырга өлгерә: ул оста биюче, менә дигән артист.
 
- Укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел, тик һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килеп, балаларның ышаныч белән төбәлгән карашларын күргәч, канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларт тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимеше. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен, - ди Фәридә Фәрид кызы.
Мөлаем, уңган-булган кыз язмышын сабакташы Фәнил белән бәйли. Менә алар чирек гасырдан артык авылда башкаларга үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Акыллы, инсафлы ике малай тәрбияләп үстерделәр.
Яраткан эшең, тату гаиләң, җанга якын хезмәттәшләрең булудан да куанычлырак нәрсә бар соң.
 
Хөрмәтле хезмәттәшебез, сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, киләчәк тормышыгызда яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез.
Сугышлы мәктәбе коллективы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus