Зәй укучылары йөзү буенча ГТО нормаларын тапшыра
Март ае азагына кадәр район мәктәпләренең XI сыйныфын тәмамлаучылар “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормативларын үтәү буенча спорт имтиханнарын тапшыра дисәк тә ялгыш булмас. Унберенчеләр йөзү буенча нормативларны алтын медальгә тапшыру өчен район күләм ярышларда җитди тырышлык куйды инде. Хәзер аларның нәтиҗәләре Казанга җибәрелә, соңрак кемнәрнең нинди медаль алуы билгеле булачак. Чөнки йөзүдән нормативны алтын билгегә тапшыру БДИ лар дан җыелган балларга тагын 10 балл өстәү мөмкинлеге бирә. Моның өчен кызларга 50 метр араны 1 мин. 10 секундта, ир балаларга 41 секундта йөзеп үтү кирәк. Ә районда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 5 кыз һәм 5 егет бүген Чаллыга Бөтенроссия ГТО нормаларын тапшыру фестиваленең төбәк турына киттеләр.