Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Руслан - өметле яшь белгеч

“Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы тәмамланды. Быелгы бәйгегә аерым “Педагогик дебют” номинациясе кертелде. Конкурста Зәй данын яклаган 6нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Руслан Мәһдиев үз номинациясендә II урын алды.

 Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогларның белем дәрәҗәсенә, һөнәри үсешенә җитди игътибар бирә. Һөнәри бәйгенең дә елдан-ел таләпләре катгыйлана. Шулай булуга карамастан, анда катнашырга теләүчеләрнең саны кимеми, киресенчә, арта бара. Быел “Россия ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль турларында 1,2 меңнән артык укытучы катнашып,  аларның 150ләбе зона турына үтте. Финалга 41 укытучы чыкты, алар арасында 7нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвира Ханнанова  да бар иде. Ә «Педагогик  дебют» номинациясендә  20  укытучы катнашты. Руслан Мәһдиев сынатмады, үзенең көчле яшь укытучы булуын дәлилләде. Ул  зур күләмдә акчалата бүләккә ия булды.

Руслан - педагоглар нәселеннән. Әтисе Рөстәм Ринатович  2нче мәктәптә физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләре алып бара,  әнисе Лолита Альбертовна – шәһәрдә билгеле логопед.

- Ерак әбием Советлар Союзы чорында Үзбәкстанга халыкны агарту эшенә җибәрелә. Нәселебездә укытучыларның күп булуы белән горурланам, алар һөнәрен дәвам итүдә сынатмаска тырышам, - ди Руслан.   

Бакча яшеннән  инглиз телен өйрәнергә керешә ул. Баштарак үзенең киләчәген журналистика өлкәсендә, тәрҗемәче булып эшләүдә күрә. Түбән Новгородта лингвистика буенча дәүләт университетында белем алганда,  параллель рәвештә  бер журнал редакциясендә эшли, реклама белән шөгыльләнә. Бу төр хезмәтне яратып өлгерә, бер үк вакытта тәрҗемә эшләрендә дә үзен сынап карау теләге уяна. Ләкин югары белем алгач, Руслан нәсел һөнәрен дәвам итәргә карар кыла һәм аны тормышка ашыру өчен  туган төбәгенә кайта.

- Миңа Зәйдә ошый, биредә  минем гаиләм, дусларым, якыннарым, нинди шөгыль белән мавыгырга теләсәм дә, мөмкинлекләр җитәрлек. Районыбыз үсешенә белемем, педагогик сәләтем аша өлеш кертәсем килә. Ә яшь буынны халыкара аралашу теленә өйрәтү - бу максатта төп коралым, - ди ул.

Руслан хезмәт юлын Якты Күл мәктәбендә инглиз теле укытудан башлый, ә быелгы уку елыннан ул   6нчы мәктәп коллективында.  Яшь педагогка II-XI сыйныфларда инглиз теле укыту һәм V сыйныфларның класс җитәкчесе булу йөкләнгән.

- Руслан Рөстәмович - перспективалы, нәтиҗәле хезмәткә омтылучы укытучы, -  ди аның турында мәктәп директоры Зәбирә Бариева.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus