Россиялеләр якынча 16 триллион сум акчаларын банкта саклый икән. Бу кеше башына 200 мең сум туры килә дигән сүз.
Экспертлар ел азагына нефтьнең бер барреле 60 долларга кадәр менәчәк дип фаразлый. Ә чит ил валютасы үзенең ныклыгын югалтачак. Шуңа да банкта озын срокка акчаларны сумнарда саклау отышлы икән.
Ә иң әйбәте исә булган акчаларга фатир яки бүлмә сатып алып кую. Илдә соңгы ярты ел эчендә фатирга бәяләр якынча 20-30 % ка төшкән. Бәяләр хәзер аннан да түбән булмаячак, ә җәйгә таба киресенчә артачак кына дип фаразлый риэлторлар.