Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вазыйх Фатыйхов: Булсын җаның гамең агыннан…

Фәза киңлегеннән кер эзләмә,

Яңгыр юа аны мең кабат!

 

Биләү  бишеге дә ак болытлы,

Аклык- сафлык били һәр тараф.

 

Кояш күзлэреннән тап эзләмә,

Сулмый, сүнми гомер балкый ул!

Һәр иртәдә алтын булып туа,

Ә алтынга тузан ятмый ул.

 

Йолдызлардан ятим эзләмә син,

Һәрбер йолдыз ия- хуҗалы!

Бик еш күрәм йолдыз атылганын,

Сизмим йолдызлыкның тузганын.

 

Агым судан еллар эзләмә син,

Агышлары елгыр- чаптарлы.

Адәм җаны дөрес күпне көтә,

Хәтерләмим киткәч кайтканны?!

 

Искән җилдән назлар гына көтмә,

Юан бары, җәеп кочагың.

Итәген төя сагышларың,

Шундый җиңел була, шул чагын.

 

Учаклардан чыра эзләмә син,

Кабызырга яңа учагың.

Яшәү өчен гомер бер бирелә,

Килер кабат, килер пычагым?

 

Сөюемнэн салкын эзләмә син,

Булмас минем андый халәтем!

Чын сөюдэ- минем бәхетләрем,

Яратуда- яшәү кыйммәтем!

 

Сүзләремнән гаеп эзләмә син,

Алар ихлас ,туа йөрәктән!

Һәркемгә дә үзенеке якын,

Кадерлерәк була бигрәк тә.

 

Яхшылыктан яман эзләмә син,

Килмәс димә сиңа иртәгә!

Соңгы өлешеңне бүлешә бел,

Шунысы булыр менә мәртәб!

 

Әкиятләрдән мине эзләмэ син,

Тормыш агышларым- чынбарлык.

Әкият геройлары, ни кызганыч,

Бу дөньяда буа буарлык!

Эзләм кер, табын-карасын,

Булсын җанын гамең агыннан!

Аклыклардан аклык табып кара,

Монысы кыен бары- барыннан.

 

Ак хисләргә урау хыялларым,

Пакь хисләрдә гомер агылам.

Аклыкларда кала үткәннәрем,

Аклыкларга үлеп табынам,

Үзгәрмәмен инде, аклыкларга

Багачакмын, багам, багылган!

 

Вазыйх Фатыйхов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus