Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла

“Татар җыры” фестивален оештыручы “Барс-Медиа” ширкәте тагын бер зур чара – TMTV телеканалының (“барс”ларның үз каналы) “Биеклек” премиясен тәкъдим итә. Ике җырлы-моңлы тамаша арасында аерма шактый: TMTV премиясе – иреклерәк чара, сәхнәдә хәтта савыт-сава ватачаклар.


“Татар җыры”нда җырчылар алдан билгеле булса, телеканал премиясендә бу сәхнәдә генә хәл ителә. Җиңүчеләр 45 номинациядә ачыклана. Шуңа күрә бәйрәмгә барлык номинацияләрдә катнашучы 150ләп җырчы чакырулы. Тамаша, ким дигәндә, дүрт сәгатькә сузылачак.

Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла, журналистларга ул өчесен (“Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы җыр”, “Иң оригиналь тема”) атый алды, ә дүртенчесе исенә төшмәде.
- “Иң яхшы җыр”, “Иң яхшы җырчы” номинацияләрендә үтәрмен, дип уйламыйм. Адекват хатын буларак, миннән яхшырак җырчылар барлыгын беләм. “Иң оригиналь тема”га туры киләмдер. Ант итеп әйтәм, җиңеп чыгаммы-юкмы - белмим. Оештыручылар үзләре хәл итә, – дип җавап бирде ул. Юкса, матбугат конференциясе башында Илсөя оештыручыларның чарага мәш килеп әзерләнгәнен һәм аңа көне-төне шалтыратканнарын әйтте. Җиңәсе булмаса, шалтыратып ятмаслар иде бит.

“Татар җыры”нда артистларны алтын тунлы, бриллиант күзле барс сыннары белән сөендерәләр. “Биеклек”тә бриллиант булмый – җиңүчеләр алты очлы бәллүр сынга ия була.

Чыганак: http://shahrikazan.com/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus