Балык Бистәсендә Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге фестивальнең йомгаклау концерты булачак
26 март көнне район мәдәният йортында Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге фестивальнең йомгаклау концерты була. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.
Әлеге фестивальнең беренче этабы районыбыз авылларында узган иде. Район үзәгендә үтәчәк чарада да 30 авылдан үзешчәннәр катнашачак. Аларның моңлы җырлары, шаян биюләре халык күңеленә хуш килер, рухи ләззәт бирер дип ышанып калабыз.
Фотосы: www.millattashlar.ru