Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Районыбызның Күки балалар бакчасы - дәрәҗәле тәрбия учагы (фотолар)

Язмышлар туганчы языла дисәләр дә, баланың язмышына гаиләдәге тәрбия зур йогынты ясый. 

Сабыйның тәүфыйклы, кешелекле, тәрбияле булып үсүендә ата-ана белән беррәттән тәрбиячеләр дә зур роль уйный. Ни кызганыч, районда балалар бакчаларының саны елдан-ел кими бара. Авылда төпләнеп калган яшь гаиләләр өчен бу зур проблема.   Бу яктан Күки авылы халкы бик бәхетле. Авылыбызда бик күп еллар буе гөрләтеп балалар бакчасы эшләп килә. Балалар бирегә бик теләп йөри. Якты, җылы бина, тәмле телле тәрбиячеләр, җан җылысын кушып әзерләнгән ризыклар – бала өчен иң мөһим шартлар.

Балалар бакчасында төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелеп килә. Шушы көннәрдә генә “Гаилә бәхете – бала” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмгә кунак булып килгән әти-әниләр үзара көч сынашты. Ярышлар, уеннар балаларның чыгышлары, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән бик канәгать калды. Һәркем нарасыена карап горурлык хисләре кичереп, балалар бакчасының эшләвенә шөкер итте.

Авыл баласы болай да күп нәрсәдән мәхрүм булып үсә. Монда шәһәрдәге кебек бассейннар да, спорт түгәрәкләре дә юк. Авыл баласы өчен балалар бакчасы булу бик кирәк әйбер. Балада булган сәләтне нәкь менә тәрбиячеләр күреп ала һәм шуны үстерү өстендә эшли. Хәтта, без - әниләр балаларыбызда күреп бетерә алмаган сәләтне да ачып сала тәрбияче. Һәр баланы якын күреп яратканга, аларны җан җылысын биреп тәрбияләгәнгә “Кояшкай” балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар бакчасы тагын бик күп еллар эшчәнлеген дәвам итсә иде. Бакча ябылмасын, балалар бу бәхеттән дә мәхрүм калмасыннар иде. 

Сиринә Фатхуллина,

Күки авылы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus