Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов – нәтиҗәле эшләүче җитәкче

Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында.


Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән бәйле махсус тикшеренү үткәрелә. Икенчедән, белгечләр Россиянең дәүләт статистика хезмәте китергән мәгълүматларга таяна. Биредә теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның керем һәм чыгымнары белән бәйле мәгълүмат анализлана. Өченчедән, халыкның илдәге социаль-икътисади вәзгыятькә нинди бәя бирүе өйрәнелә. Дүртенчедән, матбугатта теге яки бу җитәкче турында чыккан язмаларга анализ ясала.

“2016 елда төзелгән рейтингка исә яңа модуль өстәлде. Без төбәкләрнең социаль-икътисади торышын өйрәндек. Биредә тулаем төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе белән бәйле күрсәткечләр, уртача хезмәт хакына аеруча басым ясалды”, - дип хәбәр итәләр гражданлык җәмгыятен үстерү фонды белгечләре.

Рейтинг нәтиҗәләренә тукталсак, беренче урында – Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев. Хәтерләсәгез, 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингта беренче урынны Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкин яулаган иде. Бу юлы исә ул икенче урынга урнашкан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге рейтингта инде озак вакыт дәвамында беренче өчлектән төшкәне юк. Бу юлы да ул исемлектә өченче урынны яулаган. Шунысы мөһим: ул Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Кобылкинга бер генә позициягә “оттырган”.

 

http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/55552-rөstәm-miңnehanov-–-nәtiҗәle-eshlәүche-җitәkche.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus