Лениногорск кәләшләре фестивальдә катнаша ала
Бу – Россия күләмендә уздырылучы фестивальнең региональ туры. Анда 2005-2015 елда кияүгә чыккан кәләшләр катнаша ала.
Буе, авырлыгы, тышкы кыяфәте зур роль уйнамый, жюри хатын буларак бәяләячәк. Ягъни ул гаиләсен бриллиант туйга чаклы алып барып җиткерә аламы-юкмы, шуны тикшерәчәкләр. Республиканың бриллиант кәләше исемен алучы бәйгенең республика күләмендәгесендә катнаша.
Катнашу хакындагы заявкалар 2 апрельгәчә кабул ителә https://vk.com/festival_nevest_tatarstan, электрон адрес: nevestaRT@mail.ru.