Боз өстендә балык тоту мавыктыргыч шөгыль булса да, сак һәм уяу булырга кирәк, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен һич онытырга ярамый. Кыскасы, бозга кергәнче, чыгасың уйлау зарур.
Март аенда бозның балык тотучылар белән чуарлануы аеруча игътибарга лаек. -Язын бозда балык тотмаска дип аңлатулар алып барабыз, әңгәмәләр оештырып , массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясасак та, фанатлар балык кап дип, балык тотуларын дәвам итәләр, ди кече күләмле көймәләрне теркәү инспекциясе инспекторы Валентин Атласов.
23 мартта инспекциягә Зәй елгасының (Иске Зәй су коену ягыннан) шлюз янында балык тоталар дигән хәбәр килеп ирешүгә, инспекторлар шунда ук анда юл ала.
-Хәбәр дөрес булып чыкты, җиде балыкчы, гамнәрендә дә юк, боз өстендә балык тотып утыралар. Юкка гына кышын-язын балык тоту – ул авыру, шул ук вакытта дәвалап булмый торган, димиләрдер, - ди Валентин Атласов.
Балыкчылар утырган боз кисәк-кисәк булып каткан. Алар агым белән агып килеп, көннәр кинәт суыту нәтиҗәсендә шулай каткан булган. Өственә, ул урында боз катламы 10 сантиметр тирәсе генә. Агым булган җирдә бозның юка булуын балыкчылар яхшы белә, нәфесен, шөгылен генә тыя алмыйлар. Ә бит боз белән агып, аның астына китүче балык тотучылар турында еш ишетә киләбез. Валентин Атласов балыкчыларга әлеге урында балык тотуның куркыныч булуын янә төшендерә. Әлеге балыкчыларның берсенең дә саклык чаралары – коткару жилетлары, бозга чыгу җайланмаулары булмавы ачыклана.
Балык тотарга хирысмын дип шулкадәр үзебезгә ваемсыз, әйткәннәргә битараф булмасак иде: урамда март ае, кояш та җылы нурларын мулрак сибә. Бозның ярга терәлеп торган урыннарында су чыга, ә боз юкара. Мондый урыннарда аеруча сак булырга киңәш ителә. Гомумән, көннәр җылына башлау белән куркыныч булмаган урыннарны сайларга кирәк, алар көчле агымнан һәм боз эри башлаган җирләрдән мөмкин булганча ераграк булырга тиеш. Яз – балыкка берүзең һәм аулак урынга бару киңәш ителми. Бозга икәүләп яки өчәүләп керү күпкә куркынычсызрак. Төркем белән хәрәкәтләнгәндә бер-бер артлы барырга һәм 5–6 метр дистанция сакларга киңәш ителә, үзең белән 10–15 метр озынлыктагы ныклы шнур алу (аның бер башы элмәкле һәм нинди дә булса йөк бәйләнгән булырга тиеш) мәслихәт булыр әгәр дә боз астына төшкәнсең икән, мөмкин булганча тирән һәм акрын сула, аякларың белән туктаусыз велосипед педальләрен әйләндергән кебек хәрәкәтләр яса; кулларыңны киң итеп як-якка җәеп һәм башың белән су астына китмәс өчен боз кырыена ябышырга тырыш. Янәшә-тирәдә кешеләр бар икән, аларны ярдәмгә чакыр һәм мөстәкыйль төстә судан чыгарга тырыш. Кулларыңны барлык әйбердән – рюкзак, ящик һәм башкалардан азат ит. Кеше юк икән, сак кына, боз кырые кителмәслек итеп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәккә ятып, боз өстенә башта бер, аннан икенче аягыңны куярга тырыш. Әгәр боз чыдата икән, акрын гына боз кырыеннан читкә тәгәрә һәм ярга таба шуыш. Үзең килгән якка таба хәрәкәтлән, чөнки анда инде бозның ныклыгы сыналган бит. Якын-тирәдә корылма булса, кереп җылын.
Ата-аналарга да балалары белән өйдә бу уңайдан куркынычсызлык чаралары турында сөйләшергә, сулыкларда боз өстенә керү куркыныч булуы турында кисәтергә кирәк.