Әлмәттә “фанфурик” сатучыларга көн бетә
Агымдагы елның ике аенда гына да Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы тарафыннан 21 тикшерү уздырылган.
Аларда 19 закон бозу очрагы теркәлгән. Тикшерү барышында 715 алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Кармакка көмешкә куып, аны сатып акча эшләүчеләр, ярамаган вакытта аракы сатучылар, лицензия һәм кирәкле документларсыз алкоголь продукциясен читкә чыгаручылар эләккән. Барлык закон бозучыларга административ хокук бозу буенча эш ачканнар.
“Фанфурик” лар сатучылар исә тагын да ешрак очрый һәм бу сыйфатсыз эчемлекләрне сатып алучылар да байтак. Узган елда Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы 18 тонна шундый спиртлы эчемлекләрне сатудан алган. Быел да әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып барыла, яңадан-яңа сыйфатсыз спирт һәм фанфурик сатучылар фаш ителә бара.