Машина йөртү таныклыгын алуда нинди үзгәрешләр булачак?
Агымдагы елның беренче сентябреннән машина таныклыгы алу имтиханнарына үзгәрешләр кертелә.
Теоретик өлештә дүрт тематик блоктагы биш сорауга җавап бирергә кирәк була. Бер блокта ике хата булса, икеле куялар. Имтиханның гамәли өлеше дә катлаулырак булачак. Бирегә хәзер “тар киңлектә хәрәкәт итү” блогы өстәлә.
“Шәһәр эчендә йөрү” имтиханында да штрафлы баллар саны арткан.
Таныклыкны бирү вакытына да үзгәрешләр кертелгән: мотоциклчылар өчен -15 көн, машина шоферларына – бер ай.