Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миназовлар: “ТАТМЕДИА” басмаларын яратып укыйбыз”

Газета-журналларга язылу – көн, атна, ай саен яңалыклар, гыйбрәтле язмышлар һәм көнүзәк мәсьәләләр турындагы мәкаләләр белән генә танышу түгел, ә уйламаганда-көтмәгәндә бүләк оту да. Әле күптән түгел генә “Татмедиа” АҖ агымдагы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар өчен акция уздырып, кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Лотереядан тыш республикада чыгып килә торган басмаларга күпләп язылучыларны да бүләкләделәр. Алар арасында Әлмәт районыннан Миназовлар да бар.

Илфат һәм Гөлшат Миназовлар – Камы-Исмәгыйль авылының яшь гаиләсе. Икесе дә укытучылар, гаилә башлыгы, гомумән, авылның күренекле укытучылар династиясенең дәвамчысы. Бүген Илфат Яңа Нәдер урта мәктәбе директоры, география укытучысы, Гөлшат итә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Әлеге уку йортында шулай ук Камы-Исмәгыйль һәм Бишмунча авыллары балалары да йөреп укый. Уңышлары буенча белем бирү учреждениесе Әлмәт шәһәре һәм микрайоннары мәктәпләре арасында 17 нче урында тора. Мәктәп җитәкчесе фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханы һәм бәйгедә катнашулар буенча быел нәтиҗәләр тагын да яхшырырга тиеш – республикада оештырылган фән олимпиадаларында 1 җиңүче һәм 7 призлы урыннары бар.

– Безнең мәктәп милли тәрбия  юнәлешендә актив эш алып бара, шуңа күрә үзебезнең гаиләдә дә, мәктәп коллективы арасында да татар телендә чыгып килүче басмаларны алдыруга зур өстенлек бирәбез, – ди Илфат.

– Татар теле укытучысы буларак газета-журналларда басылган күп кенә материалларны эш барышында кулланырга туры килә. Бик рәхәтләнеп “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларына үз материалларымны да җибәргәлим. “Казан утлары”, “Сөембикә”не, “Әлмәт таңнары”н бик яратып укыйбыз, – ди Гөлшат.

– “Әлмәт таңнары”н без элек-электән алдырып килдек, аны минем әби-бабайлар да, әти-әниләр дә укыды һәм укый. Сәбәбе – район һәм республика  яңалыкларының күп, сыйфатлы һәм кешеләр турында кызыклы язмаларның күп булуы, – ди Илфат.

Бүген “Татмедиа” АҖ составында 99 газета һәм 16 журнал дөнья күрә, моннан тыш, әле күпсанлы телерадиокомпанияләр һәм интернет-ресурслар да эшләп килә. Хәзерге вакытта 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара. Аның нәтиҗәсендә шулай ук кызыклы акцияләр һәм лоторея булыр дип көтелә.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus