“Балкыш” яңа талантлар ача
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәрнең “Балкыш” фестивале районда 5 зонада үтә.
Инде Юхмачы, Ташбилге, Үргәгар, Салман якларындагы авыллардан җыелып, алар талантларын күрсәткән, сәхнәдә җыр-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын сынаган. Иң зур зона – Колчурино ягында концерт булгач, җиңүчеләр 15 апрельдә үзләрен район сәхнәсендә күрсәтәчәк.