Зәй укучылары баскетбол уйный
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары чорында Зәйнең 7нче мәктәбе базасында баскетбол буенча укучылар спартакиадасы бара. Анда 2002-2003 елда туганнардан төзелгән 12 команда көч сынаша. Аларның 8е - шәһәрдән, 4се -авыллардан. Уеннарны каникул чорында оештыру, беренчедән вакытны файдалы спорт белән шөгыльләнеп үткәрү булса, икенчедән, зур ярышларга ныклы хәзерлек өчен дә уңайлы, диләр мәгариф идарәсендә.