Зәйдә эшче белгечлекләрен әзерләүгә игътибар зур
Зәй политехник колледжында “Металлэшкәртү” юнәлешендә һөнәр осталыгы атнасы оештырылды. Анда студентлар “Минем белгечлегем - минем һөнәрем” темасына инша яздылар, теоретик белемнәрен күрсәттеләр, практик гамәлләрдә ярыштылар. Нәтиҗәдә төрле номинацияләрдә беренче урыннарны Максим Столяров, Алена Обухова, Андрей Баринов, Иван Михайлов яулады.