Зәйдә һөнәри белем бирүне үстерү турында киңәштеләр
Зәйдә политехник колледжда республикакүләм киңәшмә үтте. Ул Татарстанда һөнәри белем бирү үсеше буенча актуаль мәсьәләләрне барлау, чишү юлларын билгеләү максатында оештырылды. Киңәшмә эшендә мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, урынбасар Айдар Каюмов һәм министрлыкның төрле юнәлешләр буенча җаваплы вәкилләре катнашты. Сөйләшүләр барышында Зәйдәге һөнәри белем бирү йорты эшчәнлеге яхшы яктан билгеләнде.