Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә күпфатирлы йортта янгын чыкты

Янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, кичә - 23 мартта Зәйнең бер күпфатирлы йортында янгын чыккан. Казан урамы  2нче йортта ут чыгу турындагы хәбәр 17 сәгать 26 минутта алына. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре бригадасы килеп җиткәндә, алар йортның өченче катында көчле төтен чыгуны күрәләр. Тиз арада йорттан үзләре чыга алмый калучыларны эвакуацияләү башланды, бер ир-атны хәтта дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән алырга туры килде, дип ассызыклый инспектрор Айдар Хәбибуллин. Тикшерүләр утның өченче каттагы гомуми ризык әзерләү бүлмәсеннән чыккан булуын күрсәтә, ди янгынчылар. Янгын чыгуның сәбәбе тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү дип фаразлана.

Бәхеткә, янгында үлүчеләр, зыян күрүчеләр юк, әмма күпфатирлы йортларда ут белән саксыз эш итү йортта яшәүче һәркемне куркыныч астына куя, янгын чыккан урында гына түгел, тышка чыга алмыйча төтенгә буылу очраклары да булырга мөмкин, шуңа да бик сак булу сорала. Янгынчылар күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә берничә киңәшне истән чыгармаска кирәклеген искәртә:

1.Тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куйганда, аның ачыла торган булуын күздә тотарга кирәк.

2. Һәрвакытта да балконга чыгу люкларына юлны ачык калдырырга, балкон, лоджияләр арасындагы җиңелчә бүленгән корылмаларны капиталь стеналарга алыштырмаска, этажлар арасындагы балкон баскычларын алмаска.

3. Урамга төп чыгу юлы булган баскыч алларына кладовкалар ясамаска.

4. Яна торган материалларны, сыеклыкларны, чүп, иске җиһазларны коридор, холларда сакламаска.

5. Кладовкаларда янучан әйберләр тотмаска.

6.   Үз фатирыңнан чыгу ишеген башкаларга комачау итәрлек итеп үзгәртмәскә.

7. Янгын вакытында кешеләрне эвакуцияләргә комачаулардай өстәмә ишекләр, корылмалар ясамаска, артык әйберләрне юл өстендә тотмаска.

8. Подъездларда яшьләр җыелуга, аерым яшәү урыны булмаган кешеләр тукталуга ирек куеп, янгын чыгу куркынычын арттырмаска.

9. Чүп үткәргечләргә сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге ташламаска.

10. Балконнарда тәмәке тартып, аны сүндермичә аска атмаска, чөнки астагы кат балконындагы тиз янып китүчән әйбергә төшеп, аның көйрәп китү куркынычы бар.

11.Йортлар яннарын шәхси автомобильләр куеп капламаска, янгын чыканда йортка ут сүндерү машинасының якын килүенә комачаулык булмаска тиеш.

Гадәттән тыш хәл булганда, 01; 7-40-01; кәрәзле телефоннан 101; 112 номерларына шалтыратырга.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus