Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

26 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.19 сәгатьтә калка, 6.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.40 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
 
Баш авыртканда
 
Ярты чәй кашыгы дарчинны 1 стакан кайнар суга салып, 30 минут төнәтәләр дә, һәр сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1-2 тамчы бөтнек маен тампонга тамызып, чигәгә һәм маңгайга ышкыйлар. Авырту тиз арада басыла.
 
27 март (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.22 сәгатьтә калка, 7.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.45 сәгать.
 
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр сак­лана. Бүген башта уйларга, аннары гына карар кабул итәргә кирәк. Юридик килешүләр төзергә, ялганларга, тәкәбберләнергә, явызланырга ярамый. Сукыр эчәк зәгыйфь. Кәбестә, шалкан, бәрәңге, чөгендер ашау файдалы. 
 
Камфаралы сөт
 
1 стакан сөтне кайнатып, шуңа 4-5 тамчы камфара мае тамызалар, иртән һәм кичен кайнар килеш эчәләр. Дәва курсы – 2-3 көн. Мондый сөт ютәлне, салкын тиюне, бронхитны дәвалый. Кайнаган 1 стакан сөткә 1-2 чәй кашыгы бал кушып, йоклар алдынан эчү дә бик файдалы.
 
28 март (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.24 сәгатьтә калка, 7.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.40 сәгать.
 
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
Ютәлдән дәва
 
Ютәл интектергәндә, тигез микъдарда алынган кишер, торма, алоэ сокларына бераз бал кушып, ашар алдыннан икешәр йотым эчәләр. Ютәл басылганчы шулай дәваланалар, сокны суыткычта саклыйлар. Яисә 2-4 инҗирне 1 стакан салкын сөткә салып, ярты сәгать тоталар, аннары 2 минут кайнаталар һәм 20 минут төнәтәләр. Көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, җылы килеш, яртышар стакан эчәләр.
 
29 март (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 8.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.54 сәгать.
 
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәл­иткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвер­нә  сөяк, аяклар  зәгыйфь.
 
Суганлы май
 
1 әр баш сарымсак һәм суганны иттарткычтан чыгарып, 100 грамм үсемлек мае кушып болгаталар. Радикулит интектергәндә, шушы майны билгә 10 минут буе ышкыйлар да, полиэтилен һәм җылы шарф урап куялар.
 
30 март (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.22 сәгатьтә калка, 8.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.59 сәгать.
 
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
 
Артриттан - компресс
 
1 литрлы банкага каен яфрагы тутырып, өстенә кайнар су агызалар, 1 сәгать төнәтәләр. Аннары шул парланган яфрак­ларны сызлаган буынга ябып, өстеннән компресс кәгазе һәм җылы шәл урыйлар, 1 сәгать тоталар. Дәва курсы – көнаралаш 10-15 процедура. Яисә 15-20 дәфнә яфрагын 1 литр суда кайнатып чыгаралар, сүрән утта пешерәләр, термоска бушатып, 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, суыталар, 10-12 сәгать эчендә әкренләп эчеп бетерәләр. Дәфнә төнәтмәсен 3 көн рәттән елына бер тапкыр эчү файдалы.
 
31 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 1.16 сәгатьтә калка, 9.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.03 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
 
Ак чыршы шифасы
 
Диатез һәм аллергия интектерсә, 4 чәй кашыгы балалар кремына 2 шәр чәй кашыгы ак чыршы һәм күкерт майларын кушып, яхшылап болгаталар, кызарган, чабырган урыннарга көненә 2 тапкыр сөртәләр.
 
1 апрель (җомга). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 2.03 сәгатьтә калка, 10.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.08 сәгать. 
 
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
 
Кефирда тугланган печенье
 
2 стакан кефир, 500 грамм он, 2 аш кашыгы үсемлек мае, ярты стакан шикәр, 1 чәй кашыгы серкәдә сүндерелгән сода кирәк. Кефирны үсемлек мае белән туг­лап күпертәләр, сода, он, шикәр өстәп, камыр басалар. 1 сантиметр калынлыкта җәеп, шакмаклап кисәләр, өстенә йомыр­ка сарысы сөртәләр, көнҗет орлыгы яки мәк сибәләр. Майланган табага тезеп, газ мичендә 20 минут пешерәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus