Һава шартларын исәпкә алмау юлда фаҗигаләргә китергән
Кичә Татарстанда юлларда транспорт һәлакәтләренә юлыгып, 4 кешенең гомере өзелгән – һәр очракта куркыныч тизлек сайлау, каршы як юнәлештәге юлга чыгу, башка транспортка өстенлек бирмәү, метеорологик шартларны исәпкә алмауга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу шуңа сәбәп, дип саныйлар ТР Дәүләт автоинспекциясендә.