Чиләбе өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы хатын-кыз УЗИ нәтиҗәсен үзе үзгәрткән дип белдерә.Хезмәт тикшерүе күрсәткәнчә йөкле хатын-кыз чыннан да хатын-кыз консультациясендә исәпкә баскан. Әмма ялган УЗИ нәтиҗәсен китергән. Пациент дәваханәдә даими тикшерелмәгән.
Исегезгә төшерәбез, Миасс шәһәре яшәүчесе бала тудыру бүлегендә яткан, аңа кесерово ясагач, наркоздан чыккан хатынга табиблар йөклелек булмауны белдерәләр. Аның корсак куышлыгыннан киста алалар. Ә хатын-кыз чыннан да йөкле булуын һәм дәваханә белән судлашачагын белдерә.
Хатын-кызның ялган йөклелек күрсәтеп, ире белән ике арадагы соңгы вакытта какшаган мөнәсһбәтләрне җайларга омтылышы бу дигән фараз да бар.