Зәй районында терлекләрне тамгалау дәвам итә
Зәй шәһәре бистәләрендә терлекләрне тамгалау (биркалау), терлекләрне котыру чиреннән саклау максатында прививка ясау, эт-мәчеләргә паспортлар бирү эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 86 баш мөгезле эре терлек, 153 сарык һәм кәҗә тамгаланган, 343 эт-мәче хуҗаларына паспорт бирелгән, 583 терлеккә котыру чиренә каршы вакцина ясалган. Бу эш Иске Зәй һәм Мирный бистәләрендә, Нефтебазада тәмамланып, шәһәрдәге шәхси секторга күчте.