“Созвездие-Йолдызлык” республикакүләм ачык телевизион яшьләр фестивале моңа кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында уздырылса, хәзер исә ЮНЕСКО оешмасы да кушыла. Кичә фестивальнең зона өлеше Кукмарада узды. Бу сайлап алу турларының 7нчесе, ул 1 мартта Лениногорскийда башланып киткән иде. 31 мартка кадәр сайлап алу турлары Апас һәм Яшел Үзәндә дә үткәреләчәк.