Кара җирдән ул ак шикәр
Зәй елъязмасына тагын бер бәйрәм - «Шикәр бәйрәме» өстәлде: ул район брендына әйләнә бара. “Энергетик” Мәдәният сарае исеме җисеменә туры килгән әлеге татлы, мәгънәле бәйрәмнән гөрләп торды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге идарәсе рәисе урынбасары Сергей Миронов, җитәкче-инвестор Илшат Фәрдиев, «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, Азнакай, Тукай, Актаныш, Сарман, Түбән Кама районнары башлыклары, агрохолдинг һәм агрофирмалар җитәкчеләре, белгечләр һәм башкалар катнашты. «Шикәр бәйрәме»нә 2015 елның җитештерү алдынгылары, эшкәртү сәнәгатендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм агрохолдингның тотрыклы эшчәнлегенә үзләреннән зур өлеш керткән 600гә якын хезмәткәр чакырылды. Аларга иң җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерелде, сәхнәгә күтәреп, бүләкләр тапшырылды.
Зәй шикәрен марокколылар да ярата
Татлы бәйрәмне уздыру очраклы түгел: узган ел шикәр заводы кагат кырларына 1 миллион тонна чимал кабул итеп, 125 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерде. Узган сезонда тәүлегенә - 7400, кайбер көннәрдә 8000 тоннага кадәр чимал эшкәртелде. Завод, кыю рәвештә чимал эшкәртү куәтен арттыра барып, алга карап яши. Предприятиенең мондый күләмдә чөгендер кабул итеп, шулкадәр чимал эшкәртүе - 50 еллык тарихта беренче мәртәбә. Бу - республика шикәр заводлары арасында рекордлы күрсәткеч, моның белән ул Россия заводлары арасында иң яхшылар арасында, Зәй продукциясе ил, кыйтга буйлап тарала. Танышларым Мароккога баргач, Зәй шикәре белән чәй эчеп кайттык, дип көлештеләр. Балтыйк буе, Европа илләре халыклары да Зәй шикәренең иң татлы булуына инана бара. Предприятие мондый күрсәткечләргә, уңышларга ничек ирешә соң?
Соңгы елларда заводта зур төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләре алып барыла. 2015 елда да реконструкция эшенә һәм җиһазлар белән техник яктан яңартуга шактый чыгым һәм көч китте. Җитештерүдә инновацион ысуллар аша якын килү, гомумән, Европа стандартларына тәңгәлләштерелгән эш ысуллары кайда бар тагын?! Сакчыл җирештерү дә - предприятие эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрдән. Предприятиедә “Агро” сак җитештерү системасы гамәлгә керү дә үз нәтиҗәсен бирми калмады. Әлбәттә, җитештерү арткан саен югары нәтиҗә бирә торган җиһазлар куллану да мөһим, чималны, шулай ук җитештерелгән продукцияне сыйфатлы итеп саклау да зарур. Узган көз заводның кагат кырында шикәр чөгендере сыйфатын тәэмин итә торган зур саклау комплексы булдырылды. Салкын һава өрдереп чөгендерне туңдырып саклау үзен аклады: шикәр чөгендереннән алынучы шикәр чыгымының проценты артты, күпләп шикәр комы җитештерүгә китерде, ди завод җитәкчесе Шамил Минһаҗев.
Моннан тыш, заводта чөгендерне юдыру комплексы төзекләндерелде, чөгендер түбен пресслау, сок чистарту линияләре заманчалаштырылды, яңа көчле казаннар куелып, экономияле җитештерү мәсьәләсе дә хәл ителде. Кыскасы, соңгы ике елда заводны модернизацияләү эшен инвестицияләү 670 миллион сумнан артыкка төште.
Чөгендер эшкәрткән тәпкеләр чормага менде
Шикәр җитештерү өчен татлы тамыр - чөгендер булу шарт. Кул эше сораган заманда да завод язмышы игенчеләр кулында булды. Шунысы игътибарга лаек, Зәйдә чөгендер игелә башлауга быел - 60 ел. Күз алдына балачактагы чөгендер басуы килә. Шикәр чөгендерен кул белән эшкәртү безнең буынга да туры килде. Әнкәйләргә - 3әр гектар, без - укучыларга 50шәр сутый-1әр гектар чөгендер кишәрлеге бүлеп бирәләр иде, аны үстереп, техникага кул белән төяп заводка тапшырганчы чөгендер язмышы безнең кулда, иртә яздан кара көзгә кадәр шул басудан кайтып кермәдек. Хуҗалыкларда ул елларда чөгендер хәзерге кебек 400-600 гектар түгел, 40-60 гектар (район буенча барлыгы 5000 гектар) иде. Мәктәпне тәмамлагач, Зәйгә китеп тә котыла алмадык: шикәр чөгендере эшкәртүгә оешма-учреждениеләр эшче-хезмәткәрләре дә тартылды, җелекләргә тигән чөгендер булып калды ул безнең күңелдә.
Тора бара хуҗалыкларда шикәр чөгендере игү чәчү әйләнешенә кертелде. Чөгендер игү осталары – механизаторлар-энтузиастлар пәйда булды. Алар яңа агрочаралар, техникалар кулланды. Чөгендер үсентеләре рәт аралары конструкцияләнгән тырмалар белән 3-4 мәртәбә эшкәртелә башлады. Аксар авылы механизаторы Фәрит Миннебаев чөгендер яфрагын кистерү-чистарту җайланмасы белән ил күләмендә танылды. Шул рәвешле, тәпкеләр чормаларга күчте, аксарлы Фәйрүзә Әхмәтованың авыл хуҗалыгы форумында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка тәпке бүләк итүе - чөгендерне кул белән эшкәртүгә нокта кую факты.
Кул көче кертмичә шикәр чөгендере үстерүдә башта - немец, аннан француз технологиясе кертелде, узган ел исә ул “Восток” агрофирмасының “Тукай” бүлекчәсендә америка технологиясе буенча игелде. Шул рәвешле, район басуларында 8400 гектар мәйдан биләгән татлы тамырдан узган ел заводка 371 мең тонна чөгендер тапшырылды. Моның белән район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республика рейтингында беренче унлыкка керде, үсемлекчелек буенча өченче урында.
Яңа технологияләр - гамәлдә
Разиф Кәримов, бәйрәм кунакларын сәламләп, Зәй җирендә булулары һәм “Шикәр бәйрәме” белән котлады. Чыгышында татлы тамыр игү тарихы, заводның куәтен арттыра барып, рекордлы күрсәткечләргә ирешүенә, монда инвесторларның алдан күрүчәнлеген ассызыклап, Илшат Фәрдиевка рәхмәт сүзләре ирештерде, инвесторга, «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллинга истәлекле бүләкләр, Шамил Минһаҗевка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы тапшырды.
- Заводны реконструкцияләү чөгендер мәйданнарын арттыруга этәрде, язын районда чөгендер мәйданнарын 12,5 мең гектарга җиткерәчәкбез. Моның өчен көздән чөгендер игеләсе басу-кырлар яңа технология буенча эшкәртелеп, аларга катлаулы минераль ашламалар кертелде. Гомумән, Кама аръягы зонасында чөгендер мәйданнарын 30 мең гектарга кадәр арттырып, 2017 елда тулаем җыемны 1,3 миллион тоннага җиткерү, 185 мең тонна шикәр комы җитештерү планлаштырыла, - ди район башлыгы. Фәнис Газетдинов әйтүенчә, моның өчен мөмкинлекләр бар.
Агымдагы елда республикада чөгендернең тулаем җыемын 2,5 миллион тоннага җиткерү бурычы тора: шуның 1,5 миллионы «АгроКөч-Төркем»гә туры килә. Илшат Фәрдиев алга таба да бергәләп матур итеп эшләргә чакырды, заводның юбилеен зурлап билгеләп үтәчәкбез, хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы аның, диде инвестор.
Тире ачы булса да, җимеше татлы
Бәйрәмдә Сергей Миронов, Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясап, «АгроКөч-Төркем», шикәр заводы эшчәнлегенә югары бәя биреп, ирешелгәннәр белән чикләнмичә, тагын да зуррак уңышлар яуларга чакырдылар.
-Һәр килгән саен сокландырасыз, бәйрәмегез мәгънәле, үзенчәлекле, матур, - диде Сергей Миронов, ихластан чөгендер игүчеләр, эшкәртүчеләр шатлыгын уртаклашып.
Бәйрәмдә басу-кырларда, заводта хезмәт куйган ветераннар, династияләрнең урыннары түрдән булды. Сәхнәгә 200дән артык хезмәт алдынгысы күтәрелеп, аларга Россия шикәр сәнәгате берлеге Мактау грамотасы, “Россия шикәр сәнәгате мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе, РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хаты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ, район башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды, “Үз һөнәренең остасы”, «Иң яхшы технологияле смена» да игътибардан читтә калмады.
Бу көнне шикәр заводы, агрофирмалар, “Нива” ширкәте, җирле эшкуарлар җитештергән продукцияләрдән күргәзмә эшләде, кунакларга төрле милләт халкы тирмәләрендә булу мөмкинлеге тудырылды, башкала артистлары һәм Зәй үзешчәннәренең дәртле чыгышларында кендеге белән җиргә береккән җир кешесенә, шикәр кайнатучыларга, тырыш хезмәт куючыларга мәдхия укылды. Мондый хөрмәтләүләр - безгә стимул, канатлар куя, тагын да тырышып эшләргә исәп, ди бәйрәмдә котланучылар, беравыздан.
Бәйрәм тантанасыннан соң, предприятиедә мәртәбәле кунаклар һәм завод җитәкчелеге, белгечләр катнашында зур сөйләшү булды.