Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ИҢ ЫШАНЫЧЛЫСЫ - ПРИВИВКА

24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. 1882 елның шушы көнендә Роберт Кох бөтендөньяга туберкулез авыруы китереп чыгаручы бактерияне ачуы турында хәбәр итә. Бу исә әлеге авыруга каршы көрәшә башлауның башы буларак билгеләнә. Берничә гасыр үтсә дә, медицинада ул актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Безнең район җирлегенә кайтсак, бүгенге көндә туберкулез диаг-нозлы 34 кеше махсус исәптә тора. Бу авырудан саклану, аны үз вакытында ачыклап дәвалану турында үзәк дәваханә баш табибының эпидемиология буенча урынбасары Фалих Зәйнуллин сөйли.

- Беренче чиратта авыру китереп чыгаручы инфекциянең организмда булу-булмавын ачыклау мөһим. Аны никадәр иртә ачыклаганда, авыруны булдырмый калу яки дәвалау да шулкадәр тизрәк була. Туберкулез - ул йогышлы авыру, нигездә тын юлларын, үпкәне зарарлый, шулай организмның башка өлешләренә, мәсәлән, сидек юлы, җенси органнарга да тәэсир итәргә мөмкин. Ә туберкулез китереп чыгаручы инфекция бактерияләре һәртөрле шартларда озак  яшәүчәнлеге белән билгеле. Мәсәлән, районда махсус исәптә торучы 34 кешенең 22сендә микробактерияләр бүлеп чыгару стадия-се бара. Шулардан 9ы - хроник авыру.  Дөрес, без аларга дәвалау курслары билгеләп, мөмкин кадәр башкаларны зарарларга ирек куймаска тырышабыз, әмма ничек кенә булса да, организмда инфекциянең булу-булмавын даими тикшерү зыянга түгел. Өлкән кешеләргә флюорография тикшерүе үтү мөмкинлеге тудырылса, балаларның иммун системасын махсус препаратлар ярдәмендә тикшереп тору каралган. 2015 елда туберкулез авырулы 15 кеше ачыкланды, шуның 9ы нәкъ менә флюорография тикшерүе үтү нәтиҗәсендә беленде.

Ә 12 айдан 7 яшькәчә балаларга манту реакциясе карала, 8 яшьтән 17 яшькәчә диаскинтест үткәрелә. Бу тикшерүләр бала организмының инфекцияле икәнен ачыклаганда, кичекмәстән, профилактик дәвалау курсы билгеләнә. Бу әле бала туберкулез белән авырый дигән сүз түгел, без организмдагы инфекцияне бетерү, авыруга юл куймау максатын күздә тотабыз. Бүгенге көндә 100дән артык балага шундый профилактик дәвалау курслары билгеләнде. Ата-аналарга моннан һич тә куркырга ярамый, ул баланың киләчәктә сау-сәламәт булуы өчен эшләнә. Шулай ук кайбер ата-аналар манту, диаскинтест үткәрүдән баш тарталар, бу - бик ялгыш фикер, ул  гамәл белән баланы авыруга китереп җиткерергә мөмкин. Хәзерге вакытта мондый тикшерүләр үтмәгән балаларны, балалар учреждениеләренә керткәнче, махсус туберкулез авыруын тикшерү үзәкләренә җибәреп, шуннан белешмәләр булган очракта гына башка балалар янына җибәрү рөхсәт ителәчәк. Без ел дәвамында балаларга иммунодиагностика  алып барабыз, барлыгы 10 мең балага тикшерүләр үткәрелергә тиеш. Бүгенге көнгә аларның 2495е күзәтү узды. Табиб буларак, мин ата-аналарның иммунодиагностика үткәрүгә каршылык күрсәтмәүләрен сорар идем, беребез дә авыруга юлыгырга теләми, ә бала кешенең сәламәтлеге безнең гамәлләргә бәйле. 

Авыруларга бирешмәс өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада җәяү йөреп үткәрү, сезонга карап киенү кирәк. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus