Жюльен пешерү рецепты
300 г шампиньон гөмбәсе, 1 пешкән тавык түше, 1 суган, 150-200 мл сливки, 100 г каты сыр, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.
Юылган гөмбәләрне эре итеп турап, ярым боҗралап туралган суган белән бергә үсемлек маенда кыздырырга. Тавык итен саламлап турарга һәм суынган гөмбә янына кушарга. Тәменчә тоз, борыч сибәргә. Әлеге массаны жюльен савытларына салып, 2/3 өлеше тулганчы, сливки агызырга. Өстенә угычтан уылган сыр сибәргә. Сыр алтынсу төскә кергәнче духовкада тотарга.