Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«ТАБИГАТЬ ИҢ БӨЕК РӘССАМ!»

Нинди генә күркәм картиналар язса да, Әнвәр кылкаләмнәрен читкә куеп тора ала. Әнвәр Камил улы Сәйфетдинов – танылган рәссам. Ә берничә ел элек ул кулына фотоаппарат алып сурәтләр төшерә башлады. Аңлашыла ки, сәләтле кеше – һәрьяклап сәләтле һәм, чыннан да, аның фотолары беренче көннән үк сәнгать әсәрләренә тиңләште. Иҗатчының бу уңышы 14 ел рәссамлыкка укуы белән генә  бәйле түгел. Әнвәр, гомумән, бик игътибарлы, дөньяны гаять яратучы һәм аны бары якты итеп күрергә теләүче шәхес.  “Сынлы сәнгать  - минем стихиям. Шуңа күрә һөнәри рәссам буларак, матурлыкны мин бары тик ясарга вакыт җитмәгән очракта гына фотога күчерәм. Аеруча  авылда яшәгән  дәвердә, миңа табигать үзгәрешләрен тәүлек буе күзәтергә мөмкинлек туды. Табигать һәр көн яңарышта! Ул – иҗат кешесе өчен укытучы, тәүге чыганак, Аллаһы Тәгаләнең чиксез могҗизасы!
 
Фотосурәт, картина кебек үк, авторның үзе хакында  да сөйләп бирергә мөмкин. Менә мин иң әүвәл табигатьтәге композицияләргә игътибар итәм һәм  бары тик үзем генә күреп алган табигать күренеше белән сокланам.
Күп кенә һөнәри фотографларның максаты башка: алар өчен вакыйга  мизгелен тотып алу мөһим. Ә мин исә фотоларымны  алдан ук кечкенә күләмдәге картиналар итеп күзаллыйм һәм үземә якын, мөһим хисләрнең тамашачы күңеленә дә үтеп керәчәгенә ышанам. Мәсәлән, бер көзге  яфракның челтәр бизәкле схемасында мин тулы бер агач чагылышын табам. Кемнең йөзеннән нур балкыса, бары шуларны гына фотосурәткә төшерәм. Күп вакытта җәяү йөреп, фасыллар әйләнешенә гаҗәпләнәм һәм туган як табигате тормышын җаным аша тыңлыйм! Кадрларымны өстәмәләр кертеп эшкәртмим. Һәр ай саен үземнең үзенчәлекле эшләремне башкалар белән уртаклаша алырлык даими фотокүргәзмә залым булсын иде дип хыялланам. Кешеләргә бары тик яктылык илтәсем килә! Инде уңышларым да бар. Казан Кремлендәге табигать белеме музеена юллаган фотоларым дәрәҗәле дипломга лаек булды”, – ди Әнвәр Камил улы. 
 
Үз фотосәнгате белән дә Интернетта зур популярлык казанган останың: “ Табигать – Җирдә яшәүче иң бөек Рәссам!” – дигән фикер белән килешүе дә табигый. Бу бит – хакыйкать . Әнвәрнең бер шигырендә дә хак сүзләр ярылып ята:
           
Дөнья гизүеңне,
Шатлануыңны һәм белүеңне телим:
Җир җылылык өчен өлгергәндә
Тынлык туа, улым.
 
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 
 
.Әнвәр Сәйфетдинов һәм аның кайбер эшләре. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus