Татарстанда эшсезләр саны кимегән
23 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 505 кеше бар.
Бу – узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк.
Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 % тәшкил итә.
Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24 000 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 3105 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында, 16-22 март көннәрендә, 770 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 372се хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 55 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.