Ир белән хатын үз-үзләренә кул салган
Сарман районы Күтәмәле авылында ир белән хатын үлеме буенча җинаять эше ачылган.
Башта сарайда 1967 елгы хатын үлгән. Хатынның үле гәүдәсен тапкан 1964 елгы ир дә үз-үзенә кул салган, дип фаразлый тикшерүчеләр.
Мәетләрне, вакытында эшкә чыкмагач, эзләп килгән җитәкчеләре тапкан. Алар икесе дә фермада эшләгән, дип яза Татар-информ.