Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кар туктарга уйламый: Татарстанда рекорд куела

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә башланган һәм хәзер дә ява торган юеш кар 24 март иртәсенә кадәр дәвам итәчәк.

 

Алдагы тәүлекләрдә Казанда явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән.

"Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы янә кышкы сценарий буенча үзгәрә башлады. Башта сизелерлек суытты. Ә хәзер Кара һәм Урта диңгез тирәсеннән көньяк-көнбатыш циклон чыгу, аларның фронталь бүлекләре  узу сәбәпле кар, юеш кар күзәтелә, температура акрынлап нульгә якынлаша", – дигән ул.

Узган төндә 5-7 мм кар яуган. Көн дәвамында республика буенча һәм Казанда урыны белән шулай ук көчле кар көтелә. Мондый көчле кар республика һәм Казанда алдагы төндә дә сакланачак, дип хәбәр итте метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы.

23 марттан алып 24 март төнендә Казанда якынча 15 мм кар явачак. Бу –айлык норманың яртысыннан артыгы дигән сүз.

Алдагы төндә Татарстанда 0-5 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак.

 

25 мартта һава температурамы төнлә – 2-7, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез – 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә.

 

Шимбә, 26 мартта, төнлә – 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез – 2-7 градус җылы булачак.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Фотосы: 1line.info

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus