Россиядә Visa һәм MasterCard карталарыннан файдалану туктатылачак
Россиядә әлеге карталарны чикләү турында проект тикшерелә. Әлеге чара АКШның санкцияләренә җавап сыйфатында тәкъдим ителгән.
Проектның инициаторы – “Справедливая Россия” фракциясе башлыгы урынбасары Михаил Емельянов. Ул Американың санкцияләренә җавап бирергә кирәклекне әйтә һәм АКШ өчен авыр булырлык зоналарны сайларга киңәш итә. Моннан тыш, аның фикеренчә, Россиягә баллы газлы суларга акцизларны да күтәрергә кирәк. Бу Coca-Cola һәм Pepsi эчемлекләрендә чагылыш табачак ди ул. Михаилның коллегалары мондый чараларның илгә файда китерәчәгенә шик белдерә.