Танылган музыкаль төркем самолеты авариягә очраган. Зыян күрүчеләр бар
Британиянең Iron Maiden төркеме самолеты аэропортта авариягә очраган.
Ул буксир белән бәрелешкән. Әлеге хәл самолет заправкага барган вакытта килеп чыккан. Нәтиҗәдә ике дгивательгә зыян килгән. Моннан тыш, ике кеше зыян күргән. Iron Maiden төркеме музыкантлары бу вакытта бортта булмаган.