Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Гуляй, Масленица!” да рәхәтләнеп ял иттек

Безнең Корноухово авылы күпмилләтле авыл дисәң дә ялгыш булмас. Монда татарлар, урыслар, әрмәннәр, грузиннар, үзбәкләр, башкортлар яши. Һәрбер милләтнең үз теле, үз дине булса да, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен хөрмәт итеп яшибез.

Шушы көнәрдә Корноухово мәдәният йортында “Гуляй, Масленица!” дип исемләнгән бик матур май чабу бәйрәме үткәрелде. Әлеге чараны без ел саен күңеллерәк һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышабыз. Быел да бәйрәм бик матур һәм оешкан төстә үтте. Бәйрәмгә балалар да, яшьләр дә, өлкән һәм урта буын да шактый җыелган иде. Чараның беренче өлешен бик матур итеп шамакай ролендә Рәмзил Мирзин һәм Инсаф Закиров алып барды. “Молоток” бию түгәрәгенә йөрүче кызларның биюләре, Любовь Михайлова, Рәмзил Мирзинның дәртле җырлары бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Бәйрәмгә кунакка килгән Карачкы, Яз – Сылу һәм Кышкай балаларны төрле яктан сынады: табышмаклар әйтеп, күзләрен бәйләп, рәсем ясатып, зирәк балаларны барладылар, түгәрәккә алып чыгып, җыр – биюгә сәләтләрен тикшерделәр, капчык киеп һәм аякларын бәйләп йөгертеп, физик яктан әзерлекләрен күзәттеләр. Ә балалар үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтеп, “ баллы күчтәнәчләргә” дә ия булдылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше урамда Карачкыны яндыру күренеше белән дәвам итте. Карачкы тирәли әйләнеп, җырлар җырланды. Бәйрәм, тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйланып ,кичкә кадәр дәвам итте.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Корноухово авылы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus