Максим Галкинны “Россия 1” каналы эштән куган
Ул хәзер “Танцы со звездами” проектын алып бармый.
Алла Пугачеваның ире, 39 яшьлек Максим 6 ел дәвамында “Россия 1” каналында әлеге тапшыруны алып барды. Яңа сезонда аны Гарик Мартиросян алыштырды. Каналның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу тамашачының “яңа кеше” күрергә теләве белән бәйле. Шулай ук Максим белән канал арасында иҗади каршылыклар килеп чыгуы турында да сүзләр йөри.