Прокуратура: Әлмәттә мәчет җитәкчелеге мөселманнарны дөрес җирләмәгән
Татарстан прокуратурасы Новоникольск авылындагы Нурсала мәчете җитәкчелегенә шикаять белдергән.
Тикшерү күрсәткәнчә, мәчет файдаланучы җирдә законсыз рәвештә зират булдырылган. 53 мең кв.м. мәйданлы бу җир бары тик авыл хуҗалыгы мәнфәгатендә генә кулланыла ала икән. Моннан тыш, җәмәгать зиратлары бары тик муниципаль генә була ала дип белдергән прокуратура. Җирне законсыз файдаланган өчен җитәкчегә административ эш ачылган.