Масленицада ир коймакка тончыгып үлгән
Масленицада коймак ашау буенча бәйге бәхетсезлек белән тәмамланган.
Воронежда бер гипермаркет табын корган һәм тизлеккә коймак ашау бәйгесе оештырган. Әмма бер ир-ат кинәт үзен начар хис итә башлый һәм үлә. Бәйге шунда ук туктатыла. Җирле хокук сакчылары аның үлүен йөрәк белән бәйли. Төгәл сәбәбне судмедэкспертиза күрсәтәчәк.