Добавить новость

Рэпер Канье Уэст прилетел в Россию

Самка японского журавля из Великого Устюга поселилась в Муравьевском парке

Посол России сообщил о переговорах с ЦАР по созданию российской военной базы

В «Лужниках» не подтвердили информацию о концерте Канье Уэста

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Өч бәхет иясе

Өч бәхет иясе

Җәннәт әниләрнең аяк астында, диләр. Шуңа охшаш тагын бер гыйбарә дә бар әле - өч кыз бала табып үстергән анага оҗмах ишекләре ачык булыр. Хатын-кызның бөеклеген һәм сабырлыгын раслаган шундый канатлы сүзләрне тагын да дәвам итеп булыр иде...

8 Март алдыннан меңләгән хатын-кыз арасыннан нәкъ менә аны сайлавыбызның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, аның исеме дә илаһи затларның бөтен асылын ачып бирә – Гүзәл-Гүзәлия. Шәһәр кызы булса да, бөтен тормышын тамырдан үзгәртеп, авылга кайтырга да курыкмаган. Моннан берничә ел элек авыр йөк машинасына утырырга да талпынып караган, троллейбус йөрткән хатын иренә назлы хатын да, балаларына сөекле ана да әле. Әмма иң сокландырганы – ул берсеннән-берсе матур өч кыз анасы!

Җиһангировлар гаиләсендә иң бәхетле кеше гаилә башлыгы Марстыр. Дүрт кыз берүзен көйләсен әле?! Бер ишегалдында уйнап, күзәтеп үстергән кызның йөрәген яулап алып, тормыш парын санлап яши ул. Икесе дә Әлмәтнекеләр. 10 яшьтән үзәк урамнарны шау-гөр китереп бергә үсәләр. Әле Марс армиягә киткәч тә, Гүзәлия аңа дусларча гына хат язып тора. Мәхәббәтләре исә соңарып, тәмам акыл утырткач кына бөреленә.

Беренче кызлары Камиләне малай булыр дип көтәләр – Марска нәсел дәвамчысы кирәк. Аннан тагын бер нәсел бизәге – уртанчылары Азалия дөньяга аваз сала. Кечкенәләренең дә кыз булып туачагын белгәч, берәү дә гаҗәпсенми – Җиһангировларга дөньядагы иң катлаулы бурычны үтәү насыйп булгандыр. Әкияттәгедәй өч кыз тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын бары бу өч бәхетне татыган ана гына белер. Гүзәлия ханым да бу хакта сүз чыккач, башын гына селкеде.

-   Әле дә кызлар булып туганнар. Ун егетне алыштыра алар. Зурысы гел малай төсле. Әтисе белән сарай да төзеде, мунчаны да бергәләп ягалар. Мин хәзер урам, бакча эшен белмим дә. Азалия, киресенчә, минем белән, аш-су өлкәсен хуп күрә. Төпчек белән ниләр генә майтармыйлар, – дип бәхетле ана тормыш-көнкүрешләре белән таныштырды.

Кызлар әтиләрен хуплый дигәнне дә ул бер сүз белән генә раслап куйды – гаиләдә кечкенә генә тавыш чыкса да, кызлар әтиләрен яклап чыга!  

Моннан ун ел элек гаилә Кичү авылыннан йорт сатып ала. Тумышлары белән шәһәр яшьләре үз хуҗалыгын булдырудан курыкмый. Күп еллар куян, кош-корт тоталар. Хәзер менә сыер булдыру теләге белән янып йөриләр.

-   Миңа авыл эше ят түгел. Әби Яшел Үзән районыннан иде. Яшьлектә гел авылга кайтып, җәйләрен авыр эштә эшләдем. Бөтен гаилә уңышы хатын-кыз кулында, дип әйтә иде әби. Әнием дә эштән курыкмады. 30 ел Әлмәттә троллейбус йөртте, - ди Гүзәлия ханым, үзенең әнисенә охшаганын белгертеп. Ул да «мөгезле» транспортны иярләгән, машинада җилдерүенә дә инде шактый еллар. Холкы белән җитди һәм баш имәс булып күренсә дә, йөрәге белән нәзберек зат ул. Куллары алтын аның. Бик четерекле сәнгать – чит илдән кайтартылган материаллар белән Реборн курчаклары ясый, тегә-чигә, тәмле пешерә. Соңгы елларда үзенә яңа һөнәр үзләштергән, чәчтарашханәсен дә булдырган.

Кызларының да осталыкларын язмый булмый. Беренчеләре (кызларын Җиһангировлар шулай санап йөртә) 14 яшендә маникюр остасы булып киткән, хатын-кызларның тырнакларыннан чын сәнгать эшләнмәсе тудыра. Уртанчылары Азалия квиллинг – кәгазь буйларыннан картиналар чигү белән канатланган, рәссам, лего җыя, бәйләм тота икән. Җырга-моңга осталыклары болай да аңлашыла – йөзгә-биткә чибәр сылулар теләсә кайсы сәхнәдә югалып калмаячак. Хәтта машинада барганда да бергәләшеп яңа җыр көйләү гадәти санала. Кичләрен әти-әниләренә кызыклы спектакль – җырлы тамаша әзерләү дә гаилә гореф-гадәтенә әйләнгән.

-   Кызларыма һәрчак бер сүзне кабатлыйм – калган эшкә кар ява. Хатын-кыз ничек кенә авыр булса да түзәргә һәм барысына да җитешергә тиеш. Өең чиста, кунаклар килүенә камырың куелган, ирең кайтуына өстәлең әзер булырга тиеш. Шул чагында гына бәхетле тормышка ирешеп була. Безнең гаиләдә төп кеше – ир-ат. Аның янәшәсендә уңай мохит тудырсаң, үзең дә, балаларың да бәхетле булачак, - ди Гүзәлия Җиһангирова.

Чү, кечкенәләре Иделия турында берни дә язмаганмын ич. Дүрт яшьлек  төпчек кызлары үзе бер газета героинясы булыр иде. Аның ягымлылыгы һәм назлылыгына сокланмый булмый. Тел бете дисәң, ямьсез яңгырар бәлки, әмма зурлардан да күбрәк белүче бу кызчыкны башкача әйтеп тә булмый.

-   Минем гади бер серем бар, – дип гаҗәпләндерде ул мине. –  Мин әтине күбрәк яратам!

Төпчекләр шундый була инде ул – иркә, таләпчән һәм үзсүзле. Әнисе кебек зур булып, үзе дә кыз балалар алып кайткач, хатын-кызның кадерле зат булуын, бөеклеген аңлар әле...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Компания «Биллитон сервис» – превосходство в отделке зданий

Посол России сообщил о переговорах с ЦАР по созданию российской военной базы

Суд может взыскать с Гасанова 128,5 млн руб за счет двух машин и апартаментов в «Москва-Сити»

Рассказ Дмитрия Воденникова «Не стыдно» из сборника «Тело: у каждого свое...»

Музыкальные новости

Первая ракетка России Касаткина выиграла теннисный турнир в Британии

Стало известно, на сколько подорожали новостройки в России за полгода

Пер-во г.Люберцы-на призы БФ Люберецкий Квартал 24-30.06.2024

Мамиашвили: у МОК и Баха нет оправданий по недопуску российских спортсменов

Новости России

Фестиваль троечной езды и гастрономии "Русский драйв"

В «Лужниках» не подтвердили информацию о концерте Канье Уэста

Посол России сообщил о переговорах с ЦАР по созданию российской военной базы

Самка японского журавля из Великого Устюга поселилась в Муравьевском парке

Экология в России и мире

Владивосток готовится к Всероссийскому молодежному театральному фестивалю “Место силы – Владивосток”

Дети Азии приняли директоров крупнейших цирков - Театр и Цирк, Культура и Концерт - Россия и Дети

Участники VK Fest смогут проверить свое здоровье на стенде «Будь Здоров»

"Интеррос", "Атомайз", Эрмитаж и Т-Банк готовят второй этап проекта «Цифровое искусство»

Спорт в России и мире

Шарапова встретилась с 17-летней Андреевой перед стартом Уимблдона

Жертва абьюза? В сети разнесли бросившую свою дочку Алесю Кафельникову

Теннисистка Калинская не примет участие в Олимпиаде, несмотря на допуск от МОК, сообщил Тарпищев

Тернистый путь: Медведеву и Андреевой не повезло с жеребьёвкой на Уимблдоне, у Калинской и Рублёва сетки полегче

Moscow.media

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Челябинский облсуд оставил гендиректора ЧЭМК под арестом

Спецавтобазу Екатеринбурга оценили в 830 миллионов рублей











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Лариса Гузеева и Павел Деревянко сыграют возлюбленных в сериале «Три сестры»

Суд может взыскать с Гасанова 128,5 млн руб за счет двух машин и апартаментов в «Москва-Сити»

Самка японского журавля из Великого Устюга поселилась в Муравьевском парке

В «Лужниках» не подтвердили информацию о концерте Канье Уэста