Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады

“Сөекле хатын-кызларыбыз! Сезне язның тәүге бәйрәме белән чын йөрәктән эчкерсез тәбрик итәм.

Бу күркәм бәйрәм сез гүзәл затларны ярату, сезгә иксез-чиксез ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү белән билгеләп үтелә. Хатын-кыз гомер-гомергә тормыш, рәхим-шәфкать һәм рухи камиллек гәүдәләнеше булып саналды. Кадерле әниләребез, апа-сеңелләребез, хатыннарыбыз һәм кызларыбызның безгә булган өмет-ышанычы һәм яратуы тормыш кыенлыкларын, гомер юлында очраган сынау-киртәләрне җиңәргә ярдәм итүче көч булып тора. Юкка гынамыни хатын-кызга иң югары миссия – кешегә гомер бирү, нәсел дәвам итү бурычы йөкләнгән. Гүзәл затларыбыз бүген районыбызның кайсы гына тармагында хезмәт куймый. Аларның

авыл хуҗалыгына, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, мәдәниятка, социаль өлкәгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Авыр сугыш елларының бар михнәтен үз җилкәсендә күтәргән, илне җимерекләрдән торгызуда үзен-үзе аямый хезмәт иткән ветеран хатын-кызларыбызга да без чиксез рәхмәтле.

Бәйрәмегез белән котлап, сезгә нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, балалар бәхете телим. Яныгызда һәрчак сезгә терәк-таяныч булырдай, игътибары, мәхәббәте белән җылытырдай якыннарыгыз булсын. Күңелегез шатлык белән тулып торсын!”,–диелә район башлыгы котлавында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus