Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2016 ел – кәбисә елы

Димәк бер көнгә артык эшләп, бер тәүлеккә озаграк яшәячәкбез! Халыкта дүрт елга бер килә торган Кәбисәгә сагаеп карау хас нәрсә, анысы хак. Ләкин төрле хорафатларга ышану ни дәрәҗәдә урынлы соң?

Кәбисә елында киң таралган беренче гыйбарә ни дә булса башлауга бәйле. Кемдер бу елны өй, мунча салырга, яңа эш башларга, зур әйберләр сатып алырга ярамый дип саный. Астрологлар да монда дөреслек барлыгын кисәтә, чөнки кәбисә елы дүртъеллык астрологик циклның башы булып тора һәм уйламыйча эшләнгән эш уңышсызлыкка китерә икән.

Тагын бер таралган мифларның берсе 366 көнлек елда бер әйберне дә алыштырырга ярамау белән бәйле. Янәсе, үзгәрешләр перспективасыз булачак. Хорафатларга ышанучы кешеләр кәбисә елында торак, эш урынын, хәтта чәч төсен яки прическасын да алыштырырга яратмый. Сынамышларга ышансаң, бу елны партнерлар алыштыру яки аерылышу да “катгый” тыелган. Шулай да ир белән хатынга аерылышу котылгысыз булганда, әлеге процесс зыянсыз узсын өчен нишләргә кирәклеге интернет челтәрендә тәфсилләп язылган.

Кәбисә елында өйләнешергә ярамый дигән сынамыш никахның уңышсызлыкка очравын фаразлый. Шуңа ышанып ашыга-ашыга ЗАГСка гариза бирүчеләр күп булса да, хорафатларга каршы мәхәббәт “сугышы”нда икенчесе җиңүе табигый хәл анысы.

Күпсанлы хорафатлар арасында гөмбә яратучыларның кәефен кырган әлеге сынамыш, мөгаен, азмы-күпме дөреслеккә туры килүче бердәнбередер. Баксаң, гөмбәлек дүрт елга бер “яңадан туа” икән, шуңа күрә бу чорда гөмбә ашап агулану ихтималы да арта. Әлбәттә, белми җыйган яки әзерләгән бу табигать хикмәте белән теләсә кайсы елны да хастаханәгә эләгергә, яисә гомерең белән хушлашырга була.
Татар юрап китерә, дигәндәй, кәбисә елына бәйле теге яки бу сынамышлар һәм юраулар бары тик халык авыз иҗаты гына икәнен дәлилли торган тагын бер нәрсә бар. Анысы кәбисә елының барлыкка килүенә нигезләнгән. Юлиан һәм григориан календарьләре барлыгы барыбызга да мәгълүм. Юлиан календаре григорианга алмашка килеп, кулланышка Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан кертелә. Элеккегесе катлаулы булу сәбәпле, император реформа уздыра һәм ул елны кояш активлыгына карап көннәр һәм айларга бүлә. Юлиан календаре буенча елның озынлыгы 365 көн һәм 6 сәгать тәшкил итә, бу кояш елыннан 11 минут һәм 14 секундка озынрак. Кояш елын “тутыру” максатыннан кәбисә елы кертелә дә инде.

Күргәнегезчә, кәбисә елы гап-гади кеше тарафыннан уйлап чыгарылган, монда бернинди мистика да, дини юрауга да нигез юк.

Мөселман кешесендә Аллаһы Тәгаләгә, тәкъдиргә ышану бар. Халык әйткәнчә, язмыштан узмыш юк, диләр. Тормышыбызда ни генә булса да, ул кеше дөньяга килгәнче үк язып куелган була. Өйләнешүгә килгәндә, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бу мәсьәләдә ашыгырга кушкан. Ата-ана вакыты җитеп, беренче мөмкинлек булгач та балаларын башлы-күзле итәргә бурычлы. Яңа эш башлауга килгәндә дә, Аллаһыдан хәерле якларын сорап, тәвәккәлләргә кирәктер. Гомумән, ни генә булса да, үзен мөселман санаган бәндә Раббыбыздан хәерле көннәр, хәерле еллар килүен сорап, һәрвакыт дога кылырга тиеш. 


Чыганак: almet-rt

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus