Хоккей- көчлеләр уены
«Яшьлек» боз сараенда А. В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына яшь хоккейчылар арасында республика ярышларының финал уены узды. Финал ярышларында Мамадыштан «Олимп», Алабугадан «Серебряные волки», Зәйдән «Яшьлек», Казаннан «Бөркет», Байлар Сабасыннан «Тимерхан», Чирмешәннән «Стальные Совы» командалары көч сынашты. Аны ачу тантанасында Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Эдуард Галиев, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, «Яшьлек» боз сарае директоры Андрей Мельников катнашып, уенчыларга уңышлар теләделәр. Кунакларга чәкчәк тапшырылып, алар өчен Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгыш ясады.
Уен киеренке барып, «Олимп» командасы җиңүче булды, «Серебряные волки» белән «Яшьлек» командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Иң яхшы капкачы дип «Олимп» командасыннан Артур Камалов, иң яхшы саклаучы дип Зәйдән Тимур Туктаров, иң яхшы һөҗүмче һәм иң яхшы уенчы дип Алабугадан Руслан Хәбибуллин һәм Илдар Билалов табылды.
Ярышларны ябу тантанасында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин, “Алтын алка” клубы төбәкара бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов, ТР хоккей федерациясе вәкиле Лилия Новикова, Эдуард Галиев, Илфат Әшрәпов катнашып, җиңүче һәм призлы урын алган командаларны, яхшы дип табылган уенчыларны котладылар, акчалата бүләкләр тапшырдылар.