Кибеткә 100 мең сумга якын зыян салган әлмәтле, ниһаять, тотылды
Узган елның ноябрендә Әлмәт полиция бүлегенә бер кәрәзле элемтә салоны администраторы ике телефонның югалуы турында хәбәр итә.
Иртәнге сәгать 5 тә кибет тәрәзәсен ватып, билгесез кеше витринада торучы ике телефонны урлаган. Килгән зыян 99 мең сум белән исәпләнә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре каракның эзенә тиз генә төшә алмый.
Тлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, ниһаять, каракның эзенә төшү мөмкин булды. Ул 40 яшьлек, беркайда да эшләмәүче әлмәтле булып чыга. Урланган әйберләр аннан табып алынып, хуҗасына кире кайтарылган.