23 яшьлек әлмәтлене тагын төрмә көтә
Элек тә хөкем ителгәне булган 23 яшьлек әлмәтле кешеләрдән акча һәм машина таләп иткән өчен яңадан хөкем ителде.
Шәһәр прокуратурасы мәгълүматларына караганда, ул 2011-2012 һәм 2014-2015 елларда үз корбаннарын куркытып торган һәм алардан 13200 сум акча талап алган. 2015 ел башында ул өченче зыян күрүчедән Lada Priora машинасын тартып алган һәм өстәвенә 35 мең сум акчасын урлаган.
Хәзер әлмәтлене биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.