Ашыгыч хәбәр: торак йортка башнялы кран ауган
Биш катлы торак йортка башнялы кран аву нәтиҗәсендә бер кеше үлгән.
Бу хәл Екатеринбургта була. Фаразларга караганда, кранчы үзе үлгән. Йортның өченче подъездындагы өченчедән алып бишенче катка кадәр зыян килгән. Хәзерге вакытта йорттан кешеләрне эвакуацияләү бара.