Балык Бистәсе гимназиясендә Муса Җәлилнең 110 ел тууына тематик дәрес уздырганнар
“Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел”–Балык Бистәсе гимназиясендә шул теманы үзәккә алган дәрес уздырылды.
Шагыйрьнең тормышы, сугышчан юлы, иҗаты турында күзаллауларны тагын да тулырак яктырту өчен махсус презентация дә әзерләнгән иде. “Мондый дәресләрнең укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә йогынтысы зур”,–ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлнара Яруллина белән Энҗе Галиуллина.
Апрель аенда үтәчәк татар теле атналыгына да әзерлек башланган инде. Анысы Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланачак.
Фото: http://www.stihi.ru/pics/2013/06/24/3738.jpg