Чаллыда "дуңгыз гриппы"н йоктыручылар саны 74кә җиткән
Чаллыда "дуңгыз гриппы"ның 74 очрагы теркәлгән.
Авыручыларның 66сы хастаханәдән чыгарылган инде. Ә калган 8 кеше йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Алар арасында ике бала да бар. Табиблар, авыруларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәя бирә.