Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә Муса Җәлилне искә алдылар [+ФОТОЛАР]

Кеше җиргә тикмәгә генә килми диләр. Һәрберебезгә кунак булып килгән дөньяда сынау узасы, бер Алла үзе генә белгән максатка ирешәсе. Муса Җәлил һәм аның дәвер кешеләренең өлешенә, күрәсең, илнең азатлыгы, якты тормыш өчен көрәш тигән булгандыр.

Каһарман шагыйрь сүзенең көче, каләменең үткерлеге белән соңгы сулышына чаклы иленә тугрылыгын саклады. Шуңа да үлемне ирләрчә батыр каршылаган Җәлилнең исеме җуелмый, аның әсәрләре телдән-телгә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга горур яңгырый. Ел саен шагыйрьнең туган көнендә аның исемен йөрткән урам чатында урнашкан һәйкәле янында өлкәннәр һәм балалар җыела. Быел да Җәлилне искә алырга дип төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучылар, балалар бакчалары һәм уку йортларында белем алучы нәни әлмәтлеләр, шагыйрьне якын иткән гади халык җыелган иде. Бигрәк тә балалар тырышты – үзләре өчен күпсанлы шигырьләр, җырлар язып калдырган абыйларының иҗатына битараф булмаганлыклары сөендерә шул. 
Бу көнне Мусаның һәйкәлен кызыл канәферләр бизәде. Кичкә кадәр аның янында “Ачык микрофон” эшләде. Шулай итеп, теләге белган һәркемгә мирофонга килеп Җәлилне искә алырга, аның әсәрләрен укырга мөмкинлек тудырылды, һәм әйтергә кирәк, яныннан ничә узсам да, аның буш чагын күрмәдем.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus